Бәхетле картлык
Яшь чагында, көч барында
Йөзләрдә шатлык.
Яшьлек үтәр, алда көтсен
Бәхетле картлык.
Картаям дип уфтанмыйм да,
Кайгырмыйм артык.
Безне урап узмас әле
Бәхетле картлык.
Көч барында гармуннарны
Уйныйсың тартып.
Жырлы-моңлы булсын иде
Без көткән картлык.
Картаям дип уфтанмыйм да,
Кайгырмыйм артык.
Безне урап узмас әле
Бәхетле картлык.
Матур тормыш сукмагыннан
Бергәләп атлыйк,
Алда көтсен һәммәбезне
Бәхетле картлык.
Картаям дип уфтанмыйм да,
Кайгырмыйм артык.
Безне урап узмас әле
Бәхетле картлык.
Байлык бәхет дигәннәргә
Ышанма артык,
Бу дөньяда ин зур байлык
Бәхетле картлык.
Картаям дип уфтанмыйм да,
Кайгырмыйм артык.
Безне урап узмас әле
Бәхетле картлык.
***
Бу дөньяда без бит кунаклар. С
абый чаклар үтә язлар кебек,
Гөрләвектәй уйнап йөгереп,
Язлар узгач гөрләвекләр туктый,
Сабый чаклар кайтмый әйләнеп.
Пр: Еллар үтсә инде үтсен,
Калдырмыйча тирән яралар.
Матур булып үтсен һәр көнебез,
Бу дөньяда без бит кунаклар.
Яшьлек үтә аккан сулар кебек,
Киң елгалар кебек болганып,
Боз астыннан туктамыйча ага,
Яшь вакытлар тормый тукталып.
Диңгез уртасында жилкән булып,
Сизми калдым дулкын килгәнен.
Картлык килә бездән сорамыйча,
Бер Ходайдан сорыйм ярдәмен.
28 сентябрь 2008 г. М. Максут