Всем,
кому 55 и
более...
 
Пятница, 26.04.2024, 13:51
Приветствую Вас Гость | RSS

Для участия в конкурсе "ГЕРОИНЯ ТРЕТЬЕГО ВОЗРАСТА 

Главная На татарском языкеРегистрацияВходПенсионеры Лаишевского района, объединяйтесь!
Меню сайта
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 111
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Котлау текстлары
 
60 яшь тулган көн белән котлау.
Хөрмәтле ... ! Әле күптән түгел генә түгәрәк өстәл артында 55 яшеңне билгеләгән идек. Гомерләр үтә тора, кызганычка каршы, еллар шатлыклар гына түгел, гомер югалтуларын да калдырып китә. Синең иңнәреңдә - сынауларның иң авыры. Шулай да тормыш гел югалтулардан гына тормас әле, киләчәк көннәрең өметле булсын, бәхетле картлык, хәерле гомерләр көтсен сине.
Гомерләрең булсын бәхетле,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен изгелекне
Бирсен Ходай сиңа бу көнне!
 
Юллама: Сәмига Сәүбанова "Бәйрәмнәр, туйлар өчен” – "Раннур” нәшрияте, Казан, 1999.
 
***
 
Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз! 60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул – гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк – саулык, ә тин сихәтлеге ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә балаларың һәм оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
60 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз бүген сине без.
 
Юллама: Сәмига Сәүбанова "Бәйрәмнәр, туйлар өчен” – "Раннур” нәшрияте, Казан, 1999
 
***
 
 Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 60 яшь ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына. Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз. Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз. Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә дога кылып, амин, дисен.

Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.
Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр уза
Якынайтып безгә картлыкны.
60 яшьлек гомер гомермени
Яшә әйдә тагын алтмышны!
 
Юллама: Сәмига Сәүбанова "Бәйрәмнәр, туйлар өчен” – "Раннур” нәшрияте, Казан, 1999
 
***
 
Үткән гомер — кичкән елга,
Аны санарга түгел.
Чигәгә кар кунган саен
Язны яңарта күңел.
Язның назлы нурларыннан
Жаныңа үсә канат.
Яшлегеңә кайтасың да
Китә алмыйсың кабат.
Синең әле алкышларга
Күмелә торган чагың.
Настоящий егет булып
Күренә торган чагың.
Сиксән түгел, туксан түгел,
Нибары алтмыш кына.
Күтәрелгән чагың гына
Гомерең балкышына.
Балаларың буй житкергән,
Оныкларың тирәңдә.
Яннарыңнан да китмиләр
«Яратабыз» — диләр дә…
Яшь кызлар да «бабай» дими,
«Абый» дип дәшә әле.
Шатлык чәчеп, бәхет урып
Яшә дә яшә әле.
 
Юллама: nurkeevo.ru
 
***
60 яшь – ул картлык түгел,
Күп бит әле алда яшисе.
Кайгы күрми, рәхәт, тыныч яшә
Шатлык белән гөрләп яшәче.

Картайдык дип, гомер узды диеп,
Һич кайгырма 60 җиткәнгә.
Әле дөнья тыныч, тормыш рәхәт,
Җитсәк иде бергә сиксәнгә. ***
Тормыш ул озын су кебек
Ага да ага икән.
Бер көн шулай 60 яшь килеп,
Ишекне кага икән.

Каксын әйдә, керсен өйгә,
Кунак булсын түреңдә.
Ә син шатлан, насыйп икән диеп
Бу көнне дә күрергә.

Гел шатланып яшә тормыш кочагында,
Бер кайчан да бер үк моңайма.
Яшәгәнең кадәр биш мәртәбә
Яшәсәң дә әле картайма.
 

 ***
 
65 яшь тулган көн белән котлау.
Алтмыш биш яшь – яшьмени ул,
Йөзе дә аның чик түгел!
Күпме генә яшәсәң дә,
Яшәүдән туймый күңел!
 ... , синең юлларыңа,
Бәхетләр яуса иде!
Безнең өчен һәрчак шулай
Яшь булып калсаң иде.
 
 Юллама: Сәмига Сәүбанова "Бәйрәмнәр, туйлар өчен” – "Раннур” нәшрияте, Казан, 1999.
 
***
70 яшь тулган көн белән котлау.
Җитмеш бит ул – җитмеш кенә,
Туксан түгел, йөз дә түгел.
Картайсыннар әйдә еллар,
Картаймасын бары күңел. Шатлыкларың ешрак булсын,
Кайгыларың урап үтсен.
Еллар санын сизмәс өчен –
Оныкларың гөрләп үссен.
 
Юллама: Сәмига Сәүбанова "Бәйрәмнәр, туйлар өчен” – "Раннур” нәшрияте, Казан, 1999
 
***
Язлар ярсу булган кебек,
Көзләр дә сабыр була.
Син дә көзге урамнардан
Атлыйсың сабыр гына.
Көзләрнең үз матурлыгы.
Әй, ни сан калганнарга—
Узган газаплар шикелле
Баллана баланнар да.
Үткәннәрнең төннәре дә
Искиткеч якты кебек.
Үзәк өзгеч мәлләре дә
Ничектер, татлы кебек.
Үткәннәргә карый-карый
Атлыйсың сабыр гына.
Көзләрең дә матур да бит,
Язларың сагындыра.
Оныкларыңа карыйсың—
Нәкъ синең сыман алар,
Нәкъ шундый ярсу хислеләр,
Нәкъ шундый дуамаллар.
Моңсуланма, житмеш бигүк
Күп сан да түгел әле.
Ул бит йөз дә түгел, хәтта
Туксан да түгел әле.
Шулай булгач, картаерга
Иртәрәк әле сиңа.
Көзләр турында уйлама,
Кызлар турында уйла.
 
Юллама: nurkeevo.ru
 
***
80 яшь тулган көн белән котлау.
Уен гына түгел яшең,
Син хәзер сиксәннәрдә.
Сокланыплар карарлык бар
Сиксәнгә җиткәннәргә!
Үрнәк итеп куеп сине:
«Менә бит!»— диярлек бар.
Алтмыш яшьлек балаларың
Башларын иярлек бар.
Кырык яшьлек оныкларның
Борынына чиртерлек бар:
Егерме яшьлек кызларны
Күтәреп йөртерлек бар.
(Шуңа гына риза булса,
Кәләш тә итәрлек бар)
Үткәннәрне кырын ятып,
Бик тәмләп сөйләрлек бар.
«Без шәп идек… Яшьләр хәзер
слабый…»—диярлек бар.
Сүзләреңне эшең белән
Ныгытып куярлык бар.
Бер кырлыны тутырып салып
Бер тотып куярлык бар.
 
***
90 яшь тулган көн белән котлау.
Гомерләрнең иң бәхетле
сәгатьләре суккан гына…
Бер карасаң, инде туксан!
Бер карасаң, туксан гына…
Туксан бит ул — тик сан гына…
Йөрәк һаман унсигездә,
Йөрәктәме?! Тулпар анда!
Унсигез дә юктыр әле,
Чынлабрак чутлаганда.
Какой чуртым, туксан анда?!.
Туксан яшькә кадәр генә
Кешедә чәч агара, ди.
Туксаннарны узып киткәч,
Ул яңадан карала, ди.
Җанда сөю ярала, ди.
Кеше вообще яңара, ди
Туксангача яшәсәк тә,
Туксан тапкыр яшәмибез,
Бәйрәм итик гомерләрне,
Бәйрәм итик яшәүне без.
Туксан тапкыр яшәмибез.
Бер карасаң, инде туксан…
Бер карасаң, туксан гына…
Йөзгә җитү хөрмәтенә
Бер йөз грамм тотсаң була.
Йөзгә җитү хөрмәтенә!
 
Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    В верх страницы

    В низ страницы