Всем,
кому 55 и
более...
 
Четверг, 19.10.2017, 12:15
Приветствую Вас Гость | RSS

Для участия в конкурсе "ГЕРОИНЯ ТРЕТЬЕГО ВОЗРАСТА 

Главная Каталог статейРегистрацияВходПенсионеры Лаишевского района, объединяйтесь!
Меню сайта
Категории раздела
Мои статьи [7]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 109
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Главная » Статьи » Мои статьи

Картлыгым — шатлыгым минем!
Әй син, картлык, ник иртә килдең?!
Минем адресны кемнәрдән белдең?..
Авылларда балаларда кунакта булганда, танышлар белән очрашып, хәл-әхвәл алышканда кайбер өлкәннәр, озын гомер биргәне өчен Раббыбызга чын күңелдән рәхмәт белдерәсе, шөкранә итәсе урында, шаярткан булып, әнә шундыйрак фикер ычкындыралар: борчылалар, ризасызлык белдерәләр, янәсе, картайдылар инде! Ә бит бу безләрне юктан бар иткән Хак Тәгаләгә ризасызлык белдерү, картлыкка ирештергәне өчен шатланмау — куанмау кебек килеп чыга. Әз генә фикер йөртсәң дә шуңа ачык төшенерлек, югыйсә: кешенең яшәеше табигый хәл. Дөньяда бер генә мәхлукат тә үзенең элеккеге хәлендә кала алмый. Моңа ачык төшенү өчен табигать фасыллары мисал. Алар, белгәнебезчә, әйтик, чәчәкле, ямьле язны — матур, җиләкле җәй, аны мул сыйлы алтын көз алыштыра, аннары буранлы вә салкын кыш башлана. Шуның шикелле, адәм баласы да туа, үсә, гомер сөрә вә, ниһаять, олыгая — картая: хөрмәтле акъәби, акбабайга әйләнә. Аллаһы Тәгалә дөньяны вә безләрне әнә шулай бар кылган, әмма әлеге бәхет — картаю — һәркемгә дә тәтеми шул. Әнә, күреп-ишетеп торабыз: төрле авырулардан, аракы эчеп вә наркотиклар кулланып, юл-транспорт фаҗигаләренә эләгеп, күпме яшьләребез вафат була, күпләр үз-үзләренә кул сала. Болар барысы да Раббыбызның тыйганнарыннан тыелмау, кушканнарын үтәмәү нәтиҗәсе. Димәк, Аллаһ бүләк иткән кыска гомеребезне ахырына кадәр сау-сәламәт булып, тыныч вә матур итеп уздырыйм, дөньялыкта әти-әниемнең, гаиләмнең, туганнарымның, күршеләребезнең, милләттәшләребезнең ризалыгын алыйм, аларның хөрмәтен һәм ихтирамын казаныйм, ахирәтне күздә тотып, дөньялыкта изге гамәлләр кылыйм, кыскасы, ике дөнья бәхетенә ирешим дисәк, безнең һәркайсыбызга да ислам кануннары буенча яшәү, Аллаһ белән элемтәне даими ныгыту зарур. Дөрес, безнең буын картларының әнә шулай зарлануларын гаепкә алу да килешеп бетмәстер, чөнки безгә сабый чагыбызда вә яшьлегебездә зур кыенлыклар кичерергә туры килде. Ачлык, репрессия, сугыш, җимереклек, илне торгызу. Инде тормышлар рәтләнеп, ярыйсы гына яши башлагач, хөкүмәтебез хәләл юл белән эшләп тапкан акчаларыбызны сыпырып алды. Шуңа күрә безнең буын — мәзлум, ягъни кимсетелгән, кыерсытылган, рәнҗетелгән, ниндидер кайгы-хәсрәт кичергән, диннән читләштерелгән, Аллаһка гыйбадәт кылып, намаз укып, тынычлык таба алмаган мескен бәндә ул. Ярый әле яңарыш елларында, Аллаһ рәхмәте белән, илебездә дингә йөз белән борылыш ясалды. Әлхәмдулилләһ, мәчетләр төзелде, дин юлына басарга, гыйлем алырга, гөнаһлардан арынырга мөмкинлек туды. Әлеге мөмкинлектән безнең һәркайсыбызга да нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Өметле вә иманлы кеше Аллаһка, кыямәт көненә, тормышта яхшының да, яманның да Раббыбыздан икәнлегенә ышанырга, ахирәттә җәннәтне өмет итеп, намаз укырга, ураза тотарга, сәдака бирергә тиеш. "Зекердә булыгыз, Мине искә алыгыз, намаз укыгыз!"- дигән Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә. Урамда теләсә-нәрсә сөйләп, гайбәт сатып йөргәнче, намазда булу күпкә хәерлерәк. Бигрәк тә менә хәзер — Хак Тәгалә ураза тоткан, намазда булган, сәдака биргән колларының барлык гөнаһларын да ярлыкаучы Рамазан аенда. Ә инде бәндә дөньяалыкта үз урынын таба алмаса, ягъни үзенең ни өчен туганын, ни өчен яшәгәнен, кая барачыгын белмичә гомер итсә, изгелекләр эшләмичә, көннәрен гафләттә уздырса, ул — буш кеше. Ә картлыкка килгәндә, сиңа Аллаһы Тәгалә озын гомер биргән икән, ул — картлык — синнән сорап тормый: кичекмичә, нәкъ тәкъдирдә язылган вакытта килә һәм аңа адрес эзләп торасы юк. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләнең барлыгына вә берлегенә, ике дөнья белән дә нәкъ менә аның гына идарә итүенә чын күңелдән инанган иманлы, динле бәндә: «Картайдым инде!» — дип әллә ни зарланмас, сыкрынмас, шәт. Безнең Биектау авылында андыйлар бөтенләй юк диярлек, чөнки бездә халык электән диндар. Әти-әниебез дә ислам кануннарын төгәл үтәргә тырыштылар. «Оясында ни күрсә, очканда шуны кыла», — дигәндәй, алардан үрнәк алып, без дә дингә тартылып, «бушка килгән» саулыкның, кадерле вакытның кадерен белеп, тәртипле вә ата-ана җанлы булып, аларны хөрмәт итеп үстек һәм шушы сыйфатларга гомеребез буе тугры калдык. Бу — балалар һәм оныклар өчен зур тәрбияви чара. Чөнки алар өлкәннәр ни кыланса, шуны күрәләр, тормышларында шуны кылалар һәм безнең бәхетле картлыгыбыз күбесенчә нәкъ менә шуңа бәйле. Коръәндә бәян ителгәнчә, әти-әни догасы мәртәбәле, кабул була. Без өмет иткән җәннәт нәкъ менә алар аягы астында. Шуңа күрә барлык яшьләрдән дә ата-аналарына карата һәрвакыт игътибарлы булу, аларга хөрмәт күрсәтү сорала. Әгәр алар моны дөрес яшәү мәгънәсе санап, өлкәннәрнең догаларын алып калмасалар, үзләре дин юлында булсалар да, кылган изге гамәлләре риядан гына китәчәк. Без үзебез дә, Аллага шөкер, хәләл җефетем Мәгъруфә белән бергә, тыныч вә тату яшәп, балаларыбыз да өлкәннәргә карата яхшы мөгамәлә тәрбияли алдык. Алар — унберәү. Икесе махсус урта, тугызы югары белем алды. Барысы да саулар, гаиләле, эштә, дин юлында. Егерме бер оныгыбыз, сигез оныкчыгыбыз бар. Аларның да шактые, безнең вә әти-әниләре эстафетасын дәвам итеп, мәчет-мәдрәсәгә йөри. Кыскасы, Аллаһ рәхмәте белән, һәр мөселманнан таләп ителгәнчә, үзебезгә — догачы, динебезне үстерүче балалар тәрбияли алдык. Барысы да: «Әти!», « Бабай!» — дип өзелеп тора. Раббыбыз саулыкларыннан аермасын да, гомерләрен, безнеке кебек, озын вә куанычлы итсен! Озын гомер димәктән, карчыгым моннан 5 ел элек, 83 яшендә вафат булды. Бик сабыр, тыйнак, тырыш вә дини иде. Әле дә хәтеремдә, ул елны да ураза, быелгы кебек, урак өстенә туры килде. Мәгъруфә, ике сабыйны арбага утыртып, 7 чакрым ераклыктагы кырга иртүк уракка китә. Үзе ураза. Эштән арып-талып кайтса да, намазын калдырмый... Үзем гомерем буем трактор-комбайнда эшләдем. Фронтовик буларак, һич сынатасым килмәде, аннары, эшнең тәртибен яхшы белгәнгә, төгәл вә таләпчән булганга, механик итеп күчерделәр. Соңыннан складка мөдир итеп куйдылар. Гомумән, гомеребез авылдашлар, хуҗалык вә дәүләт өчен файдалы хезмәттә һәм дә дин юлында узды. Пенсиягә чыккач, авыл мәчетендә 3 ел имам-хатыйб булып тордым. Озын гомерле булуыбызга, әлбәттә, болар да уңай йогынты ясамый калмагандыр. Хәзер үзем 90 яшьтә! Саулык, билгеле, кигән кием кебек тузды, искерде — әле бу җирдән, әле тегеннән «тишелә». Иң борчыганы — астма миндә. Сталинград фронтында сугышканда көчле салкын тидергән идем. Әмма намазларымны әле дә үтәргә тырышам. Карчыгым исән чагындагы кебек, хәзер дә районыбыз вә республикабызның төрле төбәкләрендә яшәүче балаларыбызның хәлләре белән даими кызыксынып торам. Аннары без оныклар вә оныкчыкларга да игътибар итәргә бурычлы бит. Безнең үгет-нәсихәт, сыналган тәрбия чаралары, шәхси үрнәк аларга да бик кирәк. Дини традицияләребезгә өйрәнеп калсыннар өчен. Балаларыбыз, кияү-киленнәребез, онык- оныкчыкларыбыз барысы да шәфкатле-миһербанлы булсалар да, кунакта озак торып булмый, гомер сөргән төп йортка — улым Габдулла белән киленем Нурзия янына тизрәк кайтасым килә. Чөнки күңелемә анда гомерлек юлдашым, элеккечә вә борчылып, көтеп торадыр кебек тоела. Тату, матур яшәдек шул, авылда, тирә-якта үрнәк гаилә идек. ...Иртә торам да, кичләрне көтәм. Их син, яшьлек, кайтмассың бүтән... Теге әңгәмәдәшчеләремнең әлеге фикерләре дә күңелгә ятышлы түгел. Аккан сулар кирегә акмаган кебек, яшьлек тә кире кайтмый. Аны көтү — мәгънәсезлек! Дөньялыкта Аллаһны танымаган бәндәләр ахирәттә тәмуг газабын күргәч: «Дөньяга кире кайтсак, күп итеп гыйбадәт кылыр идек!" — дип әйтерләр, ди. Гомер ике килә торган булса да, мондый бәндәләр үзләренең гафиллекләрен: "Ярар, намазларны икенче яшьлегебездә укырбыз, уразаларны да шул чакта тотарбыз әле", — дип акланырга тырышачаклар. Ә үткәнгә кайту мөмкин түгел һәм без шуның белән бәхетле дә. Барыбыз да бүләк гомеребезнең кадерен яшьтән үк белеп, дин юлына басарга вә Коръән кушканча яшәргә тиешлебез. Тормыш адәм баласына бер генә тапкыр бирелә. Шуңа күрә һәркайсыбыз дөньялыкта максатыбызны дөрес, ачык итеп билгеләргә, Раббыбыз сүзенә, шәригатенә, диненә, Коръәнгә, Пәйгамбәребез сөннәтенә таянып яшәргә бурычлы. Шулай түгел икән, әлеге танышларым кебек, үкенү һәм канәгатьсезлек чокырына төшүебез ихтимал. Бу — бик куркыныч! Ә безнең сынау кырындагы — дөньлыктагы-төп максатыбыз шул: Аллаһының кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәп, Аның рәхмәтенә ирешү вә вәгъдә иткән җәннәтенә керү. Аллаһы Тәгалә разый булсын: мин үзем гомерем буе шуңа омтылдым. Шунлыктан, мактану түгел, балаларым, авылдашларым алдында йөзем ак, хөрмәтем зур. Әле беркөнне, авыруым көчәйгәч, балалар үзара киңәшләштеләр дә, мине район үзәгендәге хастаханәгә салырга ниятләделәр. Мин ризалык биргәч, "Ашыгыч ярдәм" машинасын чакырттылар. Озак та үтмәде, кизү табиб Рафаэль Гатауллин үзе килеп җитте. Юлга кузгалганда хезмәттәше Рамил Гаязовка чылтыраткан булган икән. Ул безне көтә иде. Якты йөз белән каршылады һәм шунда ук дәвалар билгеләде. Өлкәннәр турында шулай кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт инде үзләренә. Раббыбыз саулыкларыннан аермасын, кайгы-хәсрәт күрсәтмәсен. Фикеремне йомгаклап, шуны искәртәсем килә: куанычлы, хәерле, шатлыклы озын гомер биргәне өчен Аллаһка зур рәхмәтле мин. Картлык — минем өчен зур шатлык! Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә иман-ислам, тәүфыйк-һидәят биреп, Аның күрсәтмәләрен, әмерләрен төгәл һәм дөрес үтәп, сөекле колларын үрнәк итеп, алдагы тормышларыбызны вә көннәребезне дә иминлектә-тынычлыкта вә бәхет-сәгадәттә үткәрергә, агымдагы уразаларыбызны җиңеллек белән, исән-имин тотып чыгып, Үзенең җәннәтләренә ирешергә насыйп итсә иде. Барчаларыбызга да. Ә-ә-әмин!
Категория: Мои статьи | Добавил: каусар (30.01.2012)
Просмотров: 1213 | Рейтинг: 5.0/2
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Copyright MyCorp © 2017
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    В верх страницы

    В низ страницы